Шома бас

Уйнат, уйнат гармуныңны,
Биесеннәр егетләр.
Безнең илнең егетләре
Бары да бөркет кебекләр.

Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз!

Сайрат, сайрат гармуныңны,
Җилкенсеннәр яшь кызлар.
Безнең кызлар нурлы йөзле,
Әйтерсең лә йолдызлар.

Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз!

Шаулат, шаулат бию көен,
Ашыксыннар барысы да;
Яшь егетләр чакырсыннар,
Кызлар чыксын каршыга.

Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз!

Әйдә, әйдә, катырак бас,
Биегәнне күрсеннәр;
«Баскан җирдән ут чыгара
Безнең яшьләр», — дисеннәр.

Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз!

Макта, макта, безнең яшьләр
Ничек җитез атлыйлар!
Биергә дә оста алар,
Эштә дә сынатмыйлар.

Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (62 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »