Ашыкма әнкәй!

Категория: көе сүзләре

Ашыгып әнкәй печән җыя,
Җиләкләргә сирәк үрелә.
Ераклардан кара болыт килә
Таң артында кояш сүрелә.

Ашыкма әнкәй, ашыкма!
Сибәләр дә яңгыр, тиз үтәр.
Болыт кайгыларны җил таратыр,
Гомер толымнарын көн сүтәр.
Ашыкма әнкәй, ашыкма!

Җырлый-җырлый әнкәй печән җыя,
Үлән арасында җиләкләр.
Күңелемдә аның хис-тойгылар,
Йөрәгемдә изге теләкләр.

Ашыкма әнкәй, ашыкма!
Сибәләр дә яңгыр, тиз үтәр.
Болыт кайгыларны җил таратыр,
Гомер толымнарын көн сүтәр.
Ашыкма әнкәй, ашыкма!

Кара болыт озак куермады,
Җәйге җилләр алып киттелләр.
Тол хатынның яшьлек иртәләре
Бер-бер атлы җилеп үттеләр.

Ашыкма әнкәй, ашыкма!
Сибәләр дә яңгыр, тиз үтәр.
Болыт кайгыларны җил таратыр,
Гомер толымнарын көн сүтәр.
Ашыкма әнкәй, ашыкма!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (6 голосов)
« »