Су буенда бөдрә таллар
Тынып кала кич булса.
Тибрәнеп куана алар
Сайрар сандугач кунса.
Сандугачым, былбыл-гөлем,
Ник моңлы синең җырың?
Нигә болай сайрауларың
Үзәкне өзә минем?..
Сандугачым, сайрар кошым,
Сайра син тынма гына.
Яңрасын туган ягымда
Тик якты моңнар гына.
Сандугачым былбыл-гөлем,
Ник моңлы синең җырың?
Нигә болай сайрауларың
Үзәкне өзә минем?..
Мин үземдә яшим җирдә
Якты моңнарга тулып
Очам тормыш каршысына
Сары сандугач булып.
Сандугачым, былбыл-гөлем,
Ник моңло синең җырың?
Нигә болай сайрауларың
Үзәкне өзә минем?..
Варианты песни
Бу җыр Алиһә Нур, Элеонора Хаматнурова репертуарында бар
Добавлено АлиһәНур в СБ, 16/05/2015 - 11:17
«
»
