Көзләр килгән

Көзләр килгән
Сары келәмнәр түшелгән
Яшлек сукмагына.
Тамчы яшьләр мөлдериләр
Каен чукларында

Көзләр килгән, көзләр килгән
Кире китмәс кәзләр.
Яфрак астларында калган
Бергә йоргән эзләр

Кызыл миләш кебек янып
Гомеркәйләр үткән
Күңелемнең ишекләрен
Көзләр шакый күптән

Көзләр килгән, көзләр килгән
Кире китмәс кәзләр.
Яфрак астларында калган
Бергә йоргән эзләр

Каеннарны сарыларга
Чәчне акка манып
Көзләр мине үз иттеләр
Әллә каян танып

Көзләр килгән, көзләр килгән
Кире китмәс кәзләр
Кәзләрдә дә булсын әле
Калдырасы эзләр
Кәзләрдә дә булыр әле
Калдырасы эзләр

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »