Яз җыры (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Җылы нурлар җир өстеннән бөркелә,
Йөрәкләрне җилкендереп яз килә.

Язны котлап җырлаек, дуслар,
Безгә кушылып сайрый кошлар.
Зәңгәр күктә сөенешеп
Яна, яна йолдызлар.

Кояшка таба үрелә саф гөлләр,
Хезмәт җырына күмелә күңелләр.

Язны котлап җырлаек, дуслар,
Безгә кушылып сайрый кошлар.
Зәңгәр күктә сөенешеп
Яна, яна йолдызлар.

Бәхет балкый һәр кешенең йөзендә,
Безне сагынып язлар килә үзе дә!..

Язны котлап җырлаек, дуслар,
Безгә кушылып сайрый кошлар.
Зәңгәр күктә сөенешеп
Яна, яна йолдызлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.1 (10 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »