Добавлено АлиһәНур в СБ, 16/05/2015 - 11:17

Өй артындагы бакчада,
Чәчәк аткан алмагач.
Әнә шушы алмагачка,
Кунып сайрый сандугач.
Сайра-сайра сандугачкай,
Сайрачы таңнар тугач.
Һәй, күңелле бакчабызда,
Сандугач сайрап торгач.
Чуть-чуть итеп сайрый бит ул,
Бакча моңга күмелә.
Сандугачның җырын тыңлау,
Әй, рәхәт лә күңелгә.
Сайра-сайра сандугачкай,
Сайрачы таңнар тугач.
Һәй, күңелле бакчабызда,
Сандугач сайрап торгач.
Сайра әле, сандугачкай,
Син бездән бер дә китмә.
Бездән китеп бакчабызны,
Зинһар күңелсез итмә.
Сайра-сайра сандугачкай,
Сайрачы таңнар тугач.
Һәй, күңелле бакчабызда,
Сандугач сайрап торгач.