Сафаҗәем

Сафаҗәем матуркаем минем,
Мәчетләрең ае ялтырый.
Күңелләрдә иманны баетып,
Азан тавышлары​ яңгырый.

Бу бит әткәм-әнкәм, дус-ишләрнең,
Йөрәк түрендәге — Сафаҗәй.
Һәрчак үзенә тартып тора ул,
Булса да карлы кыш, эссе җәй!

Аулыбыз матур, халкыбыз батыр,
Ходай бирә эш кешесенә.
Хәләл байлык биргән һәрбер йортка,
Олысына һәм дә кечесенә.

Бу бит әткәм-әнкәм, дус-ишләрнең,
Йөрәк түрендәге — Сафаҗәй.
Һәрчак үзенә тартып тора ул,
Булса да карлы кыш, эссе җәй!

Яшә халкым, үрче яшь буыннар,
Милләтебез һичбер бетмәсен!
Тыныч, матур тормыш — һәр адәмгә,
Иман нуры бездән китмәсен!

Бу бит әткәм-әнкәм, дус-ишләрнең,
Йөрәк түрендәге — Сафаҗәй.
Һәрчак үзенә тартып тора бит,
Булса да карлы кыш, эссе җәй!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »