Басыйр җыры

/Кодача музыкаль комедиясыннан/

Тагы да язлар җитте, җирләр китте,
Шомырт ак чәчәккә күмелде,
Наза, бәгърем, язгы ташкыннардай,
Ярсыта минем күңелемне.

Мин күрәмен сине чәчәкләрдә,
Күрәм тулган айның нурында,
Җырларымда алган сулышым да,
Хәтерләтә синең турында.

Тагы да язлар җитте, кар сулары,
Ташкын елгаларга кушылды,
Янган йөрәгемне кар суындай,
Наза, бәгърем бергә куш инде!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »