Җырга салып хат җибәрәм….(Басыйр җыры, Тормыш җыры)

Категория: көе сүзләре

Җырга салып хат җибәрәм Фатыймам
Җыр сөюче дусларымның артыннан,
Бик ерак-ерак җирләрдән,
Ут-эчендәге илләрдән,
Өзлеп сәлам сиңа, картыңнан.

Мин исән, мин үлмәм,
Миндә ике җан:
Бересе йөрәгем, бересе сөйгәнем,
Ул син — Фатыймам.

Синең өчен утка керәм, җан алмам,
Янмый чыгам мин янар таулардан.
Җаным, бәгырем, синен өчен,
Сине үстергән илем өчен
Упкыннарга керәм яңадан.

Мин исән, мин үлмәм,
Миндә ике җан:
Бересе йөрәгем, бересе сөйгәнем,
Ул син — Фатыймам.

Кайтмый калсам, туфрак булсам — бәхил бул,
Елак булма, Фатыймакай — батыр бул!
Туган илдән көч алырсың,
Миңа тиң дуслар табарсың,
Мин кәберемдә тыныч ятырмын.

Үлсәмдә җиңелмәм
Миндә ике җан:
Бересе йөрәгем, бересе сөйгәнем,
Ул син — Фатыймам.

Голосов пока нет
« »