Кичектең

Категория: көе сүзләре

Бәхет капкалары ачылганда
Юллар аерылды ничектер?
Еллар узгач, соңлап килдең миңа,
Соңлап килдең инде, кичектең.

Соңлап килдең, соңладың шул инде,
Кавышалмас ике җан гына.
Соңлап килдең, җырың гына яши
Күңелемдә, хисләр сагында

Яннарымда булмасаң да үзең,
Минем хәлләремне ишеттең.
Бу язмыштыр: сине яратсам да,
Башка берәүләрне иш иттем.

Соңлап килдең, соңладың шул инде,
Кавышалмас ике җан гына.
Соңлап килдең, җырың гына яши
Күңелемдә, хисләр сагында

Язмышларга язылганы була,
Онытырга телим барсын да.
Еллар узгач, нигә соңлап килдең
Сагышларың төяп каршыма?

Соңлап килдең, соңладың шул инде,
Кавышалмас ике җан гына.
Соңлап килдең, җырың гына яши
Күңелемдә, хисләр сагында

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »