Иң зур бәхетем

Мәхәббәтем, син булганда гына
Миңа рәхәт җирдә яшәве.
Син бәхетем, бердәнберем диеп,
Бары сиңа җаным дәшәмен…

Син минеке — мин синеке генә
Башкаларга сине мин бирмәм,
Сине сөйгән кебек, мәхәббәтем
Башкаларны беркайчан сөймәм…

Син бит минем бу җирдә яшәргә
Көч өстәүче моңлы бер җырым.
Киләчәктә гел бергә бәхетле
Үталсак иде гомер юлын.

Син минеке — мин синеке генә
Башкаларга сине мин бирмәм,
Сине сөйгән кебек, мәхәббәтем
Башкаларны беркайчан сөймәм…

Әле ярый, син бар җирдә җаным.
Минем өчен туган бәхетем.
Син булмасаң мин белалмас идем.
Ни икәнен иң зур бәхетнең…

Син минеке — мин синеке генә
Башкаларга сине мин бирмәм,
Сине сөйгән кебек, мәхәббәтем
Башкаларны беркайчан сөймәм…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »