Добавлено Almaz в Пнд, 06/07/2015 - 20:06
Без киләбез, без җиләбез…
Алда — безнең бормалы юллар.
Шул юллар бит һәр чак безне
Җыр-моң булып чакырган кыллар.
"Хыялыйлар" дисә — дисеннәр,
Без килгәнне күрсен, белсеннәр.
Без киләбез, без җиләбез…
Туган җирләр нурланып кала.
Үткәннәрдән киләчәккә
Безнең буын күперләр сала.
"Хыялыйлар" дисә — дисеннәр,
Без килгәнне күрсен, белсеннәр.
Без киләбез, без җиләбез…
Юлдагылар ни генә күрмәс:
Тик йөрәктә, ни күрсәк тә,
"Дуслык" дигән учаклар сүнмәс.
"Хыялыйлар" дисә — дисеннәр,
Без килгәнне күрсен, белсеннәр.