Добавлено Almaz в СБ, 11/07/2015 - 21:59
Саф сөюем уянганда,
Чәчәк аткан чак иде.
Язын искән таң җилендәй,
Тойгыларым саф иде.
Чәчәкләрне кемнәр өзде —
Сулынылар бик иртә.
Күпме еллар үтсәләр дә,
Искә төшәсең иркәм.
Таң җилендәй үтте яшьлек,
Чык кебек югалдың да.
Без йөрегән болыннарда
Чәчәкләр шиңеп калды.
Чәчәкләрне кемнәр өзде —
Сулынылар бик иртә.
Күпме еллар үтсәләр дә,
Искә төшәсең иркәм.
Сулымаслар бер кайчан да
Саф күңелдә чәчәкләр.
Шул чәчәкләр өмет сибеп:
"Түз йөрәк", — дип әйтәләр.
Чәчәкләрне кемнәр өзде —
Сулынылар бик иртә.
Күпме еллар үтсәләр дә,
Искә төшәсең иркәм.