/"Зәңгәр шәл" спектакленнән/
Б у л а т
Туган илләреннән аерылып,
Киек-җәнлек сыман боегып,
Гомерләре сүнә качкыннарның
Кара урманнарга сыенып.
Х о р
Без качкыннар, киек-арысланнар,
Урман безнең ватаныбыз, илебез.
Б у л а т
Зур калалар безгә
Х о р
Карурман.
Б у л а т
Таш пулатлар безгә
Х о р
Киң ялан.
Аргамаклар, йон түшәкләр,
Кама бүрек, постау камзул кирәкми.
Падишаның сенаторы, үрәтниге,
Прокуроры кирәкми.
Чум, чум, чум, чум — закон безгә нипочем.
Б у л а т
Биек тә биек тау менеп,
Лачын төсле үткен күз сирпеп,
Күзләсә дә туган илкәйләрен,
Күрә алмый качкын, зар егет.
Х о р
Без качкыннар, киек-арысланнар,
Урман безнең ватаныбыз, илебез.
Б у л а т
Зур калалар безгә
Х о р
Карурман.
Б у л а т
Таш пулатлар безгә
Х о р
Киң ялан.
Аргамаклар, йон түшәкләр,
Кама бүрек, постау камзул кирәкми.
Падишаның сенаторы, үрәтниге,
Прокуроры кирәкми.
Чум, чум, чум, чум — закон безгә нипочем.