Уйларым гел күктә

Категория: көе сүзләре

Күңелем һич талмас канатлы,
Талпына биектә-биектә.
Күзләрем, уйларым гел күктә —
Гашыйкмын очучы егеткә.

Очучым, очучым
Син мине күтәрдең күкләргә.
Кайларга китсәң дә, кошчыгым,
Мин әзер көтәргә, көтәргә.

Күгемдә сызыллды ак җәйгор —
Тагы да бөркетем калкынды.
Күңлемдә мәхәббәт җәйгоры
Гомергә сүнмәскә балкыды.

Очучым, очучым
Син мине күтәрдең күкләргә.
Кайларга китсәң дә, кошчыгым,
Мин әзер көтәргә, көтәргә.

Офыклар артына югалып,
Борчылу салма син йөрәккә,
Күкләр гел аяз һәм саф булсын,
Имин кайт син туган төяккә.

Очучым, очучым
Син мине күтәрдең күкләргә.
Талпынып кайтырсың кошчыгым,
Мин әзер көтәргә, көтәргә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »