Син — минем үкенечем

Категория: көе сүзләре

Баш очымда өерелә
Көзге кара болотлар.
Яуар яңгыр, балкыр җәйгор,
Үтәр авыр минутлар.

Юлдаш булсын мәхәббәтем,
Шул гына үтенечем.
Сиңа ак юл, бәхетле бул,
Син — минем үкенечем.

Ялгызлыкта юллар озын,
Югалтма сөю назын.
Күңелеңдә мәңге сакла
Безнең яшьлекнең (мәхәббәт) язын.

Юлдаш булсын мәхәббәтем,
Шул гына үтенечем.
Сиңа ак юл, бәхетле бул,
Син — минем үкенечем.

Көтә-көтә язлар үтә,
Түзем бирсен көткәнгә.
Мәңгелеккә миннән китсәң,
Кайгы булма бүтәнгә.

Мине мәңге гаепләмә
Яшьлегең үткән өчен.
Син дә миңа ак юл телә,
Мин — синең үкенечең!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »