Көнбагыш

Чәчәк тамыры
Туфрактан сут ала.
Минем күзләрем
Тик сиңа уктала.

Басылмый
Йөрәктә моң-сагыш.
Син — кояш,
Ә мин — бер көнбагыш.

Ялбыр болытлар
Капласа кояшны,
Һәр чак эзлимен
Мин синең карашны.

Басылмый
Йөрәктә моң-сагыш.
Син — кояш,
Ә мин — бер көнбагыш.

Назлап үстердем
Мәхәббәт гөлләрен.
Мәңге исемдә
Чәчәкле көннәрем.

Басылмый
Йөрәктә моң-сагыш.
Син — кояш,
Ә мин — бер көнбагыш.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »