Ярату булмаса

Категория: көе сүзләре

Гасырдан гасырга, ерактан
Җыр булып чыга ул йөрәктән.
Сихри сүз, нинди ул тылсымлы.
Яратам, сине мин яратам!

Кояшның нурлары сибелмәс,
Кагынмас аккошлар күлләрдә,
Балалар шатланып көлмәсләр,
Ярату булмаса дөньяда.

Нур булып чәчелә ул җиргә
Ходайның иңдергән бүләге.
Мең яшәр, сүнмәс ул мәңгегә
Йөрәктә ярату теләге.

Кояшның нурлары сибелмәс,
Кагынмас аккошлар күлләрдә,
Балалар шатланып көлмәсләр,
Ярату булмаса дөньяда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »