Ачма тәрәзәңне (икенче вариант)

Их, дускаем, айга кара,
Мин дә айга карармын.
Күз нурларың айга күчсә,
Шуннан эзләп табармын.

Ачма тәрәзәңне, мин килмичә!
Ятларны сөярсең белмичә…

Их, дускаем, беләсеңме,
Нәрсә уйлаганымны?
Синең нурлы йөзләреңне
Күреп туялганымны.

Ачма тәрәзәңне, мин килмичә!
Ятларны сөярсең белмичә…

Их, дускаем, матуркаем,
Сагынам сине көн саен;
Һәр кичләрен айга карап,
Эзлим йолдызлар саен.

Ачма тәрәзәңне, мин килмичә!
Ятларны сөярсең белмичә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »