Моң (икенче вариант)

Каян туа, каян килә моңнар,
Күңел түрләренә үтәрлек.
Сүнми һәм сүрелми торган булып,
Гасырларга барып җитәрлек.

Әллә күктән, җирдән микән,
Әллә галәмнәрдән микэн.
Әллә киек каз канатына,
Тагылыплар киләмикэн.
Әллә җилләр, яңгырлардан,
Әллә карлы бураннардан.
Аккош күлләренә сарган,
Алсу таңлы томаннардан.

Каян туа, каян иңә моңнар,
Урап алып бөтен аңыңны.
Җирдән алып күккә күтәрә ул,
Назга урап синең җаныңны.

Әллә күктән, җирдән микән,
Әллә галәмнәрдән микэн.
Әллә киек каз канатына,
Тагылыплар киләмикэн.
Әллә җилләр, яңгырлардан,
Әллә карлы бураннардан.
Аккош күлләренә сарган,
Алсу таңлы томаннардан.

Әллә инде былбыллардан күчеп,
Чишмәләргә барып кушыла.
Менә шунда кушыласы килә,
Шушы илаһи аваз тав(ы)шына.

Әллә күктән, җирдән микән,
Әллә галәмнәрдән микэн.
Әллә киек каз канатына,
Тагылыплар киләмикэн.
Әллә җилләр, яңгырлардан,
Әллә карлы бураннардан.
Аккош күлләренә сарган,
Алсу таңлы томаннардан.
Каян моңнар туа икэн…

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »