Карлар ява (икенче вариант)

Карлар ява тавыш тынсыз гына,
Йомшак кына җиргә түшәлә.
Тирә-якка сафлык бирә карлар,
Урманнарга ак ямь өстәлә.

Бигрәк матур,тыныч көннәр була,
Җилсез генә карлар яуганда.
Утлы давылларың тынар әле,
Ял итәрсең әле, Җир-Ана

Тыныч кына карлар яуган чакта
Күпме йөрәк соклана икән?
Күпме күңел, гүзәллекне күрми,
Яралардан сызлана икән?

Бигрәк матур,тыныч көннәр була,
Җилсез генә карлар яуганда.
Утлы давылларың тынар әле,
Ял итәрсең әле, Җир-Ана

Карлар ява тавыш-тынсыз гына.
Кара, соклан, гашыйк бул Кеше!
Карлар яуганына шатланырлык
Җан сафлыгың җуймачы, Кеше!

Бигрәк матур,тыныч көннәр була,
Җилсез генә карлар яуганда.
Утлы давылларың тынар әле,
Ял итәрсең әле, Җир-Ана

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »