Мода

Дөньялары шундый инде,
«Мода» дигән нәрсә бар.
Шуңадыр, күп хатын кызлар
Киеп йөриләр чалбар.

Чалбарлар, кыска күлмәкләр,
Тар итәк, озын итәк,
Барсын да кияргә ярый,
Тик, чама белү кирәк.

«Модный» киемнәрне кию
Максатка әйләнмәсен,
«Модный» кием төшермәсен
Кешелеклек бәясен.

Чалбарлар, кыска күлмәкләр,
Тар итәк, озын итәк,
Барсын да кияргә ярый,
Тик, чама белү кирәк.

«Модный» киемнәрне кию
Холкыбызны бозмасын.
Итәк ерык булса, булсын,
Күңел «ертык» булмасын.

Чалбарлар, кыска күлмәкләр,
Тар итәк, озын итәк,
Барсын да кияргә ярый,
Тик, чама белү кирәк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »