Яшәт мине язларда

Ямьле язлар миңа бүләк итте
Мәхәббәтнең күптән көткәнен.
Бар булмышым белән тоям кебек
Иренеңдә синең яз тәмен.

Язларымда, җаным, таптым сине,
Сусаганда күңел назларга.
Салкын кышлар берүк бүләк итмә,
Мәңге яшәт мине язларда.

Гөрләвекләр аккан чакта җырлап,
Карашыңнан синең эредем.
Гөлләр кебек җылы җитмәгәндә
Сулган идем, кабат терелдем.

Язларымда, җаным, таптым сине,
Сусаганда күңел назларга.
Салкын кышлар берүк бүләк итмә,
Мәңге яшәт мине язларда.

Күңелемдә язгы кояш булып
Балкыйсың син, биреп яктылык.
Үзе бер моң булсын сөюебез.
Бездән соң да эзе калырлык.

Язларымда, җаным, таптым сине,
Сусаганда күңел назларга.
Салкын кышлар берүк бүләк итмә,
Мәңге яшәт мине язларда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »