«Балам» — дип тә әйтә алмадым

Көзге җилләр яфракларны
Йолкып-йолкып ала.
Елый урман, елый дөнья,
Елый кыр һәм дала.

«Балам» — дип тә әйтә алмадым,
Уттан — суларга салдың.
Үзең биргән бәхетеңне
Ходаем, нигә алдың?

Бу сынауны күтәрергә
Булыш миңа, Аллам!
Сагышым — сары ут минем,
Шул утларда янам.

«Балам» — дип тә әйтә алмадым,
Уттан — суларга салдың.
Үзең биргән бәхетеңне
Ходаем, нигә алдың?

Җаным әрни, өзгәләнә,
Эчтә утлар яна.
Әллә инде җилләр елый,
Әллә елый балам?

«Балам» — дип тә әйтә алмадым,
Уттан — суларга салдың.
Үзең биргән бәхетеңне
Ходаем, нигә алдың?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.4 (30 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »