Лилиям (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Җәйге күктә — кара болыт,
Яңгырлы яшен килә.
Кайда сугылырга белми,
Иелә-бөгелә Лилиям.

Лилиям, Лилиям,
Иелә-бөгелә Лилиям!

Җилләр исә, болыт күчә,
Гөлләр җиргә иелә.
Ниди язмыш көтә сине
Җирнең күрке Лилиям?

Лилиям, Лилиям,
Җирнең күрке Лилиям.

Язлар килер, күктәй булыр,
Зәңгәр кыңгырау — мин беләм.
Күңелем чәчәге булып
Чәчәк ат син, Лилиям!

Лилиям, Лилиям,
Чәчәк ат син, Лилиям!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »