Алтын балдак (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Бәхет белән туды туй бокалын
Хыянәтең ватты телгәләп.
Җиз кыңгырау чыңын хәтерләтеп
Алтын балдак, төштең тәгәрәп.

Алтын балдак, алтын балдак,
Язмышларны булмый ялгап,
Язмышларны булмый ялгап.
Алтын балдак, алтын балдак,
Язмышларны булмый ялгап,
Хыянәтне булмый аңлап.

Алтын балдак, хыялымны алдап
Кояш булып яндың офыкта.
Хыянәткә шаһит булган балдак,
Мәхәббәткә булдың зур нокта.

Алтын балдак, алтын балдак,
Язмышларны булмый ялгап,
Язмышларны булмый ялгап.
Алтын балдак, алтын балдак,
Язмышларны булмый ялгап,
Хыянәтне булмый аңлап.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (18 голосов)
« »