Добавлено Almaz в ПТ, 18/12/2015 - 00:04
Каз канаты кат-кат була,
Ир канаты ат була;
Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,
Туган илең ят була.
Каз канатлары кавырсын
Иркәм авыр — сабырсың.
Бик авырсаң, бик сабырсың
Ахры ятка калырсың.
Каз канатларын санадым
Тезелеп кагынганда.
Инде кемнәргә карармын
Өзелеп сагынганда?