Бардым Яңавылларга

Бардым Яңавылларга
Карамый давылларга.
Ялгызлыкның ямьнәре шул —
Җырларга да еларга.

Әл дә, әл дә, әл дә, әл дә
Бардым Яңавылларга.
Сокландым үз телләрендә
Сайраган былбылларга.

Бардым Яңавылларга
Бәхетемне юлларга.
Син дә шатланасың микән
Яннарыңда мин барга?

Әл дә, әл дә, әл дә, әл дә
Бардым Яңавылларга.
Хәйран калдым үз телендә
Сайраган былбылларга.

Бардым Яңавылларга
Матур уйлар уйларга.
Ни күрсәк тә бер-беребезне
Кирәк, иркәм, аңларга.

Әл дә, әл дә, әл дә, әл дә
Бардым Яңавылларга.
Сокландым үз телләрендә
Сайраган былбылларга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »