Җәй кызы

Ямьле җәйдә тугангамы,
Җәйләр килсә, яшьним, тереләм,
Яши башлыйм өр-яңадан,
Яфрак туган кебек бөредән.

Яшькелт күзле җәй кызы мин,
Алтын чәчле кояш баласы.
Мәңге сүнмәс чәчәк булып,
Гел җәйләрдә генә каласы.

Таң нурына тотынам да
Алсу болытларда атынам.
Очар кошка әверелеп,
Очам хыялларым артыннан.

Яшькелт күзле җәй кызы мин,
Алтын чәчле кояш баласы.
Мәңге сүнмәс чәчәк булып,
Гел җәйләрдә генә каласы.

Сөю-назга сусый йөрәк,
Сөеп түя алмый дөньяны.
Таслы бер төш кебек яшьлек,
Китәрмен кебек кинәт уянып.

Яшькелт күзле җәй кызы мин,
Алтын чәчле кояш баласы.
Мәңге сүнмәс чәчәк булып,
Гел җәйләрдә генә каласы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »