Бишек җыры (алтынчы вариант)

Күземнең нуры,
Күңлемнең җыры, —
Син бит, бәбкәм!
Син бит, бәбкәм!
Күзеңнән үбеп,
Җылытып, төреп,
Җырлый әнекәң,
Җырлый әткәң.

Син йоклаганны көтәләр
Йолдызларда, ялгыз ай да.
Күптән йоклашып беткәннәр
Бар кызлар да,
Малайлар да.

Уйларымда син,
Хыялымда син
Ил батыры, иң матуры!
Күзләрен йомып,
Йокыга чумып,
Тыныч кына тик ятыры!

Син йоклаганны көтәләр
Йолдызларда, ялгыз ай да.
Күптән йоклашып беткәннәр
Бар кызлар да,
Малайлар да.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »