Добавлено Almaz в СР, 03/02/2016 - 10:53
Тал арасы, тал арасы,
Талда тургай баласы.
Яннарымда тыным белән
Тартып кына аласы.
Сандугачым-былбылым,
Зарыктырдың, күз нурым.
Ялгызлыктан гынадыр
Болай моңсу булуым.
Сокланасы, таң каласы —
Талларда — таң карасы.
Сагынганда яннарыңа
Очып кына барасы.
Сандугачым-былбылым,
Зарыктырдың, күз нурым (сылуым).
Ялгызлыктан гынадыр
Болай моңсу булуым.
Чуккайларның җил тарасын —
Талга яфрак ярасы,
Сагышларымнан яралды
Йөрәгемнең ярасы.
Сандугачым-былбылым,
Зарыктырдың, күз нурым.
Ялгызлыктан гынадыр
Болай моңсу булуым.