Синең белән рәхәт

Ай-йолдызлар бүләк итмә әле,
Нурын сипсен алар күпләргә.
Мәхәббәтең, назлы карашларың
Алып менсен мине күкләргә.

Синең белән шундый рәхәт миңа.
Карашыңнан назлар түгелә.
Сөюеңне тоеп яшәгәнгә,
Бер елмая күңел, бер көлә.

Аңларсыңмы мине, җаныкаем,
Шатлык яшен тоя алмасам.
Сүзләр беткәч сөю аңлатырга,
Сандугачлар булып сайрасам.

Синең белән шундый рәхәт миңа.
Карашыңнан назлар түгелә.
Сөюеңне тоеп яшәгәнгә,
Бер елмая күңел, бер көлә.

Булсаң иде һәрчак яннарымда,
Сулмасын дип синсез чәчәгем.
Беләсең бит, йөрәк син дип тибә.
Яшәү түгел синсез яшәвем.

Синең белән шундый рәхәт миңа.
Карашыңнан назлар түгелә.
Сөюеңне тоеп яшәгәнгә,
Бер елмая күңел, бер көлә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »