Кызыма (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Өйгә кайтам кичке шәһәр буйлап,
Мәшәкатьләр йөртә көнозын.
Белсәң иде, җаным, бердәнберем,
Тик «син» диеп яшим мин, кызым.
Көтәсеңдер мине сагынып син
Әби-бабаң белән авылда.
Кайчан безгә язлар килер икән,
Булыр идең һаман янымда.

Кояш чыгар әле безгә балкып,
Тик түзәргә кирәк, түзәргә.
Ышан, кызым, ышан әниеңә,
Килә әле бәхет безгә дә.

Якын итеп ерак юлларны, мин
Гел ашкынам кызым янына.
Күрешкәндә кайнар яшем тама,
Ул көтә бит сусап назыма.
Алҗыта ул гел әтисен сорап,
Ни дияргә белмим, тын калам:
Андый әти кирәк түгел, диеп,
Ничек әйтим сиңа, и балам…

Кояш чыгар әле безгә балкып,
Тик түзәргә кирәк, түзәргә.
Ышан, кызым, ышан әниеңә,
Килә әле бәхет безгә дә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »