Татар Әйшәсе

Категория: көе һәм сүзләре

Ераклардан, урта гасырлардан
Ишетелә тарих авазы:
«Иске Казан, Мулла Хаҗи рухы
Гайшәбикә, чибәр хан кызы».

Таң алдыннан кызлар суга төшә
Таң кояшы — көләч йөзләре
Суын эчсәң җанга рәхәт бирә
Татар Әйшәсе чишмәләре.

Ир-егетләр — батыр көрәшчеләр
Авылымның данын яклаган
Кирәк чакта кулга корал алган
Бик күпләре яудан кайтмаган!

Таң алдыннан кызлар суга төшә
Таң кояшы — көләч йөзләре
Суын эчсәң җанга рәхәт бирә
Татар Әйшәсе чишмәләре.

Якты тәрәзәләр каршы ала,
Саләмлиләр Татар Әйшәсен
Казансуның ямле төбәгендә
Чәчәк атсын, авылым яшәсен!

Таң алдыннан кызлар суга төшә
Таң кояшы — көләч йөзләре
Суын эчсәң җанга рәхәт бирә
Татар Әйшәсе чишмәләре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »