Кайтып килешем

Бала чакта көтеп ала идек
Олы юлдан кунак кайтканны,
Иң беренче хәбәр сала идек
«Ачып куегыз!», — дип капканы
Менә бүген үзем кунак инде
Олы юлдан кайтып килешем!
Саклаганнар минем эзләрне дә
Бөдрә таллар, җитез инешем!
Менә инде бүген үзем кунак!
Олы юлдан кайтып килешем!

Юлларың да башка икән хәзер
Йортларың да инде яңарган!
Безне назлап баштан сыйпап сөйгән
Карт-карчыклар гына калмаган!
Тургайларның җырын тыңлый, тыңлый
Олы юлдан кайтып килешем!
Салкын сулар эчәр өчен кайтам
Олы чишмәм тауларын төшеп
Тургайларның җырын тыңлый, тыңлый
Олы юлдан кайтып килешем!

Бүген кемнәр көтеп алыр икән
Олы юлдан минем кайтканны
Бала-чага хәбәр салыр микән
«Ачып куегыз!», — дип капканы
Менә бүген үзем кунак инде
Олы юлдан кайтып килешем!
Саклаганнар минем эзләрне дә
Бөдрә таллар, җитез инешем!
Тургайларның җырын тыңлый, тыңлый
Олы юлдан кайтып килешем!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »