Бәби туе

Бәби туе — бәхет туе ул
Яңа кеше килде дөньяга.
Киләчәккә өстәп якты нур
Тормыш дәвам итә — иншалла

Шатлык тулы булсын киләчәк,
Юлларында гөлләр үссеннәр!
Нарасыйның чәчләреннән сыйпап
Назлы җилләр генә иссеннәр!

Саләмәтлек телик сабыйга
Матур булсын һэрбер иртәсе
Аңа әле юллар үтәсе
Гомер йомгакларын сүтәсе

Шатлык тулы булсын киләчәк,
Юлларында гөлләр үссеннәр!
Нарасыйның чәчләреннән сыйпап
Назлы җилләр сөеп иссеннәр!

Бәби туен котлап килдек без
Теләкләрнең теләп изгесен
Бәхете белән килә күрсен
Берүк күзләр генә тимәсен

Шатлык тулып торсын киләчәк,
Юлларында гөлләр үссеннәр!
Нарасыйның чәчләреннән сыйпап
Назлы җилләр сөеп иссеннәр!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »