Саф сөю

Әйдә иркәм килче яныма,
Икәү бергә меник үрләргә
Бул син иркәм, минем янымда
Мәхәббәттән гөлләр үргәндә

Хыялларны җилкән итик без
Өметләрдән канат үрик без…
Бер бәхетне ике итик без
Сынатырлык парлар түгел без

Әйдә иркәм килче яныма,
Җиңә алмас безне давыллар…
Ә сынаулар, сынып үзләре
Юл чатында торып калырлар!

Хыялларны җилкән итик без
Өметләрдән канат үрик без…
Бер бәхетне ике итик без
Сынатырлык парлар түгел без

Әйдә иркәм килче яныма,
Мәхәббәттән юллар салырбыз!
Саф сөюнең матур иленә,
Икебезгә билет алырбыз!

Хыялларны җилкән итик без
Өметләрдән канат үрик без…
Бер бәхетне ике итик без
Сынатырлык парлар түгел без

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »