Туган көн (сигезенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Туган көнем, җиргә килгән көн
Ходай тәүге сулыш биргән көн
Иң беренче аваз биргән көн
Әниемне тәүге күргән көн

Ага еллар, еллар агымсу
Күзләрем бер аз гына моңсу
Күңелемә бераз ямансу
Тик йөрәгем һаман да ярсу

Тагын бер ел гомер үтелгән
Тагын бер ел йомгак сүтелгән
Сезнең белән үткән мизгелләр
Иә бәхетле, якты мизгелләр!

Ага еллар, еллар агымсу
Күзләрем бер аз гына моңсу
Күңелемә бераз ямансу
Тик йөрәгем һаман да ярсу

Сезнең белән узар юллар бар,
Сезнең белән эчәр сулар бар!
Кайгырмыйм мин гомер үткәнгә
Сезнең белән гомер иткәндә!

Ага еллар, еллар агымсу
Күзләрем бер аз гына моңсу
Күңелемә бераз ямансу
Тик йөрәгем һаман да ярсу

Голосов пока нет
« »