Көтәм (икенче вариант)

Серле төндә таңны көтәм,
Таң агылгач көнгә үтәм.
Көзен кышка ашкынамын,
Кыш күңелдә яз иртән.

Көтәм-көтәм, көтәм-көтәм,
Язын, кышын, җәен, көзен.
Көтәм-көтәм, көтәм-көтәм,
Сине генә өзелеп, өзелеп көтәм.

Кайгыларым сирәк килми,
Сагышлардан йонсып бетәм.
Карлар ярган чәчәк кебек,
Шатлык балкыр диеп көтәм.

Көтәм-көтәм, көтәм-көтәм,
Язын, кышын, җәен, көзен.
Көтәм-көтәм, көтәм-көтәм,
Сине генә өзелеп, өзелеп көтәм.

Гомер буе ниләр эзләп
Кемнедер мин көтәм-көтәм.
Ничек кенә яшәр идем
Бу язмышлар булса бүтән.

Көтәм-көтәм, көтәм-көтәм,
Язын, кышын, җәен, көзен.
Көтәм-көтәм, көтәм-көтәм,
Сине генә өзелеп, өзелеп көтәм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »