Кырда йөргән чакта кыңгырау гөл
Бүләк иткәннәрең истә гел.
Шуннан бирле, сине сагынганда
Кыңгыраулар чыңын ишетәмен.
Җирдә, күктә, кая барсам — шунда
Уем синең белән очраша.
Бөтен хыялларым чынга аша
Зәңгәр кыңгыраулар чыңласа.
Син биеккә очып, күздән киткәч,
Чыңлаганын күкнең ишеттем.
Күңелемне дәшкән күк гөмбәзен
Мин, кыңгырау, диеп хис иттем.
Җирдә, күктә, кая барсам — шунда
Уем синең бешн очраша.
Бөтен хыялларым чынга аша
Зәңгәр кыңгыраулар чыңласа.
Бу җыр Венера Ганиева, Зәйнәп Фәрхетдинова репертуарында бар
«
»