Язлар җиргә җиңү алып килде

Категория: көе һәм сүзләре

Итек белән таптап солдат үтте
Европаның канлы тузанын
Ирек яулап яуда калды солдат
Бөеклеккә илтеп ил данын
Ватанымның батыр бөркетләре
Россиямнең батыр уллары
Татарстан дигән гүзәл җирнең
Курку белмәгән лачыннары

Җиргә язлар Җиңү алып килде
Чәчәк исе өстәп төтенгә
Җиргә язлар бәхет алып килде
Өмет хисе өстәп бу көнгә.

Баш иябез җиңү солдатлары
Йөрәкләрдә сезне сакларбыз
Исән калганнарны хөрмәтләрбез
Һаләк булганнарны данларбыз
Ватанымның батыр бөркетләре
Россиямнең батыр уллары
Татарстан дигән гүзәл җирнең
Курку белмәгән лачыннары

Җиргә язлар Җиңү алып килде
Чәчәк исе өстәп төтенгә
Җиргә язлар бәхет алып килде
Өмет хисе өстәп бу көнгә.

Җиргә язлар Җиңү алып килде…
Җиргә язлар өмет алып килде…
Җиргә язлар бәхет алып килде…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »