Сабыйларым-нарасыйларым

Категория: көе һәм сүзләре

Илләребез берүк тыныч булсын
Кояш тигез сипсен җиргә нурын
Нарасыйлар белми үсмәсеннәр
Әти-әни дигән сүзнең барын

Сабыйларым, нарасыйларым
Белмәгез җирдә сагыш барын
Шат көлүгә берни җиталмас
Шат хисләрне хәсрәт җиңалмас

Киләчәктә яшик үкенмичә
Туры карап яшикче күзләргә
Нарасыйлар еласыннар бары
Хисләнгәндә җылы сүзләргә!

Сабыйларым, нарасыйларым
Белмәгез җирдә сагыш барын
Шат көлүгә берни җиталмас
Шат хисләрне хәсрәт җиңалмас

Әти-әни дигән олы исем
Һәркемгә дә әйтү насыйп булсын
Куеныңда, олы йөрәгеңдә
Сабыеңа һәрчак урын булсын

Сабыйларым, нарасыйларым
Белмәгез җирдә сагыш барын
Шат көлүгә берни җиталмас
Шат хисләрне хәсрәт җиңалмас

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »