Мәхәббәтнең якты эзләре

Категория: көе һәм сүзләре

Басу капкасында озатып калдың
Егермеңә чыккан языңда
«Көт, кайтырмын!» диеп әйткән ярың
Ятып калды сугыш кырында!

Күпме җәйләр, күпме кышлар үтеп,
Якынлашсалар да көзләрең!
Саклый йөрәк кырык бердә калган
Мәхәббәтнең якты эзләрен!

Ышанмады бары күңел генә
Агарса да инде чәчләрең!
Күрмәде шул газиз мәхәббәтең
Баласының атлап киткәнен!

Күпме җәйләр, күпме кышлар үтеп,
Якынлашсалар да көзләрең!
Саклый йөрәк кырык бердә калган
Мәхәббәтнең якты эзләрен!

Кайтмадылар яу кырына карап
Туган йорттан чыгып киткәннәр!
Җимерелде басу капкасы да
Оныкларың үсеп җиткәннәр

Күпме җәйләр, күпме кышлар үтеп,
Якынлашсалар да көзләрең!
Саклый йөрәк кырык бердә калган
Мәхәббәтнең якты эзләрен!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »