Кайтам әле мәктәп елларыма

Категория: көе һәм сүзләре

Кайтам әгәр мәктәп елларыма
Балачакка кайтсам уйларымда
Ялан аяк йөгреп узар идем
Шул елларда калган юлларымда

Эзләп йөримен юлларымны
Шунда калган яшьлек дусларымны!
Шунда минем сабакташларым
Шунда минем укытучыларым

Кайтам әгәр мәктәп елларыма
Яп-яшь килеш әле әнием дә
Көндәлекне бер тикшертер идем
Эштән арып кайткан әтиемә

Эзләп йөримен юлларымны
Шунда калган яшьлек дусларымны!
Шунда минем сабакташларым
Шунда минем укытучыларым

Кайтам әгәр мәктәп елларыма
Шул елларда калган юлларыма
Бер мизгелгә генә кайтырмын мин
Кайтырмын мин хыялымда гына!

Эзләп йөримен юлларымны
Шунда калган яшьлек дусларымны!
Шунда минем сабакташларым
Шунда минем укытучыларым

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »