Ак халатлы дусларга (дусларыма)

Җырым табип дусларыма,
Шәфкать туташларына.
Чирләр белән кайгы бирмә
Ходаем, башларыма.

Ак халатлы дуслар сезгә
Рәхмәтемнең олысы.
Бу дөньяда саулык кына
Байлыкның иң олысы.

Гашыйк итеп үзегезгә
Безне терелтәсегез.
Якты елмаюлар белән
Безне эретәсегез.

Ак халатлы дуслар сезгә
Рәхмәтемнең олысы.
Бу дөньяда саулык кына
Байлыкның иң олысы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »