Ачылмаган бөреләргә
Бу мәхәббәт тиң икән.
Ачылмаган язгы бөре,
Әллә инде син микән?!
Күзләреңдә минем күзләр,
Йөрәгеңдә кем икән?
Эх, белергә йөрәгеңне —
Йөрәгеңдә кем икән?
Мәхәббәткә сүз кирәкми,
Карашларың — сүз икән.
Гыйшык тотмам дигән идем,
Гашыйк булу тиз икән.
Күзләреңдә минем күзләр,
Йөрәгеңдә кем икән?
Эх, белергә йөрәгеңне —
Йөрәгеңдә кем икән?
Аңлашырга күп кирәкми,
Бер елмайсаң — шул җиткән.
Елмайчы бер, миңа карап,
Елмайчы бер, үз итсәң!
Күзләреңдә минем күзләр,
Йөрәгеңдә кем икән?
Эх, белергә йөрәгеңне —
Йөрәгеңдә кем икән?
Бу җыр Зөфәр Билалов репертуарында бар
«
»