Янгантау баскычлары

Яллар итә-итә менәм
Янгантау баскычларын.
Йөрәк сереңне ачырга,
Йөрәк сереңне ачырга,
Булмады ачкычларым.

Янгантау баскычларыннан
Эзләреңне эзләдем.
Син киткән юлларга карап,
Син киткән юлларга карап,
Талды инде күзләрем.

Янгантау баскычларының
Кемнәр койган корычын?
Әллә ниләр бирер идем,
Әллә ниләр бирер идем,
Сине бер күрер өчен,
Сине бер күрер өчен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »