Добавлено Almaz в СБ, 05/03/2016 - 22:22
Таралсын чәчең нурланып,
Таралсын үрелмәсен,
Миннән башка чәчләреңә
Бер кем дә үрелмәсен!
Гөлем, гөлем, Гөлчәчәгем —
Син минем киләчәгем.
Килешә сиңа калай да,
Җилгә чәчеңне тарат,
Башкаларга күз салма син,
Үземне генә ярат.
Гөлем, гөлем, Гөлчәчәгем —
Син минем киләчәгем.
Таралсын чәчең нурланып,
Таралсын үрелмәсен,
Мәхәббәткә кер кунмасын,
Сөюең сүрелмәсен?
Гөлем, гөлем, Гөлчәчәгем —
Син минем киләчәгем.