Сөю көче

Категория: көе сүзләре

Кайтыр кошлар күксел томаннарга,
Кургаш болытларга урала.
Ничек итеп алар, ничек итеп
Адашмыйча дөрес юл ала?

Һаваларда кошлар аз кичерми
Канат канатырлык салкынны.
Кайдан ала кошлар, кайдан ала
Салкыннарны җиңәр ялкынны?

Җил-давыллар кире бора алмый
Төягенә юллар ярганны.
Кайдан ала кошлар, кайдан ала
Давылларны җиңәр дәрманны?

Иркәм белән бергә әзләп таптык
Шушы сорауларга җавапны.
Кошларны да сөю көчле итә,
Кешене дә итә канатлы…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »