Саумысыз, януларым (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Кошлар кайтты, сөю килде,
Гомерем язым алкышлады.
Көләч яшьлек иртәсенең,
Саумысыз, шатлыклары.

Якты нурдай балкыдым мин,
Түбәм күккә тиде инде.
Бу янулар (шатлыклар) — үзе бәхет,
Иркәләвен тойдым инде.

Язлар үтте, сөю калды,
Назларымны нәкышлады.
Моңсу җәем кичләренең,
Саумысыз, сагышлары.

Уйларымнан уелам мин
Ялгыз калган сәгатьләрдә (минутларда).
Бу сагышлар — үзе бәхет,
Көтүләргә сәбәп барга.

Кошлар китте, сөю китми,
Сизәм канат кагышларын (кагуларын)
Мәхәббәтем көзләренең,
Саумысыз, януларым.

Яфраклардай саргайсам да,
Ашыкмагыз кызганырга.
Бу янулар — үзе бәхет,
Күмеләем кузларына.

Голосов пока нет
« »